татар кызына (tatar kyzyna) - гыйлем (gylem) lyrics
[1 куплет]
кәефем күтәренке
канатлар чыгар сыман
чөнки мин бүген барам
татар кызы янына
сагынып көтеп торам
ялтырап торган күзләрен
ишетеп туя алмыйм
аныӊ җылы сүзләрен
әсирлектә йөрәгем
ул минем теләгем
мондый чибәрлекне мин
берҗирдә дә күрмәдем
акыллы, игелекле
тәртиплек үрнәге
татар кызына минем
багышлана сүзләрем
[припев]
бар әйбер онытыла
татар кызы янында
һәрчакта оялдыра
татар кызы алдында
көн саен сагындыра
татар кызы уемда
күзләрем гел тартыла
матур татар кызына
матур татар кызына
матур татар кызына
күзләрем гел тартыла
матур татар кызына
матур татар кызына
матур татар кызына
сүзләрем багышлана
матур татар кызына
[2 куплет]
кечкенә чагымнан
әбекәем өйрәтте:
«бәбекәй, хатынга
татар кызын ал инде!»
шул көннән бу сүзләр
кагыйдә булып калды
вакыт үтеп барса да
онытмыйм мин аларны
әй! әй! бер гаиләдә
туган телдә сөйләшергә
һәрвакытта янәшәдә
бер җан булып берләшергә
тергезеп торучы
гаилә учагын
аныӊ йөзендә күрәм
милләтем дәвамын
хөрмәттә, тәртиптә
салынсын юлларым
татар кызы белән генә
үтсен гомер еллары
Random Song Lyrics :
- color purple (circle) - tone buck lyrics
- les garçons et les filles - hyacinthe lyrics
- hikaru nara - s.b.r.m.p.n.y lyrics
- mən aygünəm - aygün kazımova lyrics
- война (war) - bad balance lyrics
- electric - maisie peters lyrics
- trap'n'roll - kpoint lyrics
- don't usually dance - show lyrics
- 48 timer - lord siva lyrics
- this hell - myself alone lyrics